16 нчы июньдә Питрәч районында Мишә елгасында Кулаево урта мәктәбенең14 яшьлек укучысы 9 яшьлек малайны коткарып, үзе батып үлгән. 15 ирекле кеше Мишә яр буйларының икесен дә агым буенча 300 м аска һәм өскә тикшергән. Тикшерүләр нәтиҗәсез булып чыккан. 17:16 да малайның мәете 4 метр тирәнлектә Мишәнең текә яр буеннан 8 метрда Казаннан килгән 2 нче Зональ эзләү-коткару отрядының водолазлары белән табылган.