2 нче “Динамо” Райсоветының спартакиада исәбенә Гамәли янгын сүндерү спорт буенча Татарстан Республикасы Чемпионатының тантаналы ачышы бүген “Тасма” Казан стадионында үтте. Анда беренче тапкыр республика дәрәҗәсендәге чараларда хатын-кызлар ярыша. Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсе башлыгы урынбасары полковник Ирек Кадамов ярышларны ачты. Гомуми төркем нәтиҗәләре буенча җиңүче кубогы Әлмәт төркеменә эләкте. Пьедесталның икенче баскычына Түбән Кама гамәлчеләре менде, һәм өченче урынны Казан спортчылары алды.