Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 79 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 12 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 36 тапкыр, кыска ялганыштан – 2 тапкыр, ризыкның көю аркасында - 6 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 6 тапкыр, башка чакырулар буенча – 1 тапкыр. Республикада 8 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда - 3 янгын, транспорт чарада - 2 янгын, бакча йортында – 1 янгын.
Сәбәпләре: ут белән саксыз эш итүдән - 5 янгын, ут төртүдән – 2 янгын,1 очракның сәбәбе ачыклана.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 8 тапкыр чыктылар.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга чыкмадылар.
Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 10 тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча – 5 тапкыр, башка чакыручылар буенча – 5 тапкыр.
15.06.2016 ел 14.40 Актаныш авылы, Чуганак елгасы.
МЧС коткаручылары судан, 1983 елгы ир-ат мәетен чыгардылар һәм хокук саклау органнарына тапшырдылар. Әлеге ир-ат 15 июнь көнне батып югала. Фаҗиганең сәбәбе ачыклана.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.