Янгыннар профилактикасы һәм алар белән көрәшү – ВДПО ның иң мөһим мәсьәләләре

2016 елның 15 июне, чәршәмбе

15 нче июньдә, 124 ел элек, Янгын сүндерү хезмәте эшчеләренең бөтенрусия җыелышы, Җәмгыять Уставы проектын хуплап, Янгын сүндерү җәмгыятен коруны тормышчан мөһим дип таныган. 1958 елда янгыннар белән көрәшү җәмәгатьчелек ролен үстерү максаты белән Казан ирекле янгын сүндерү җәмгыятеннән яңача оештыру юлы белән Татарстан республика ирекле янгын сүндерү җәмгыяте корылган.

Хәзер Татарстан Республикасы территориясендә 27 район һәм шәһәр ВДПО бүлекләре бар. Җәмгыяттә 1 000 нән артык ВДПО членыннын тора һәм аларның 300 гә якыны ТРО ВДПО РТ җәмгыятенең штаттагы хезмәткәрләре. Аларның күбесе дәүләт янгынга каршы хезмәтендә зур тәҗрибә туплаган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International