Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 96 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 12 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 58 тапкыр, кыска ялганыштан – 1 янгын, ризыкның көю аркасында - 4 янгын, башка хезмәтләр белән эшләү – 9 тапкыр. Республикада 4 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда - 1 янгын, каралтыда - 2 янгын, транспорт чарада - 1 янгын.
Сәбәпләре: ут белән саксыз эш итүдән - 1 янгын, ризыкны пешергәндә янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, балалар шуклыгы аркасында – 1 янгын, транспорт чараның механизмы төзек булмау аркасында – 1 янгын.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 8 тапкыр чыктылар.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга - 3 тапкыр чыктылар.
Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 9 тапкыр чыктылар. ДТПга - 3 тапкыр, башка чакыручылар буенча – 6 тапкыр.
14.06.2016 ел 13.56 Мамадыш шәһәре, 8 Март урамы, 20/47 нче йорт.
Бер катлы бүрәнәле торак йортта ут чыга. Мәйданы 15 кв.м. Янгын нәтиҗәсендә, 1953 елгы хатын – кыз һәлак була. Янгынның сәбәбе - ризыкны пешергәндә янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.