Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 97 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 8 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 45 тапкыр, кыска ялганыштан – 3 янгын, ризыкның көю аркасында - 5 янгын, башка хезмәтләр белән эшләү – 14 тапкыр, башка чакырулар буенча - 1 тапкыр. Республикада 10 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда - 5 янгын, каралтыда -2 янгын, бакча йортында - 1 янгын, транспорт чарада - 1 янгын. 1 кеше һәлак булган, 2 кеше зарар күргән, 2 кеше коткарылган.
Сәбәпләре: электр җиһазны кулланган вакытта техник кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында - 2 янгын, ут белән саксыз эш итүдән - 3 янгын, җылыту мичнең һәм төтен чыга торган юлның төзек булмау аркасында - 1 янгын, сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән - 4 янгын.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 10 тапкыр чыктылар.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга - 4 тапкыр чыктылар.
Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 4 тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча - 1 тапкыр, ДТПга - 1 тапкыр, башка чакыручылар буенча – 4 тапкыр.
10.06.2016 ел 16.27 Чистай шәһәре, «АСО» бакчачылар ширкәте, бакча участогы.
Бакча йортында диван һәм урын җирләре яна. Мәйданы 3 кв.м. Янгынны сүндергән вакытта коткаручылар, 1975 елгы ир-ат мәетен табалар. Фаҗиганең сәбәбе - сүндерерлмәгән тәмәке төпчеге.
10.06.2016 ел 09.Яшел Үзән шәһәре, Төньяк урамы, 5
Бүлмәдә матрас яна. Мәйданы 1 кв.м. 1960 елгы ир-ат коткарыла, төрле тән җәрәхәтләре белән хастаханәгә озатыла. Янгынның сәбәбе - сүндерелмәгән тәмәке төпчеге.
10.06.2016 ел 00.28 Әлмшт шәһәре, Тельман урамы, 60-65
Фатирда урын җирләре яна. Мәйданы 1 кв.м. 1959 елгы хатын-кыз коткарыла, төрле тән җәрәхәтләре белән хастаханәгә озатыла. Янгынның сәбәбе - сүндерелмәгән тәмәке төпчеге.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.