Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 91 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 22 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 44 тапкыр, кыска ялганыштан – 3 янгын, ризыкның көю аркасында - 4 янгын, башка хезмәтләр белән эшләү – 7 тапкыр. Республикада 8 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда - 2 янгын, каралтыда - 3 янгын, транспорт чарада - 1 янгын.
Сәбәпләре: ут белән саксыз эш итүдән - 2 янгын, җылыту мичнең һәм төтен чыга торган юлның төзек булмау аркасында -2 янгын, ут төртүдән - 2 янгын, электр җиһазны монтажлаганда кагыйдәләрне дөрес үтәмәү аркасында - 1 янгын, электр челтәрне кулланган вакытта техник кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында - 1 янгын.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 2 тапкыр чыктылар.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга - 2 тапкыр чыктылар.
Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 5 тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча - 1 тапкыр, ДТПга - 1 тапкыр, башка чакыручылар буенча – 3 тапкыр.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.