Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 102 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 13 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 55 тапкыр, кыска ялганыштан – 2 янгын, ризыкның көю аркасында - 2 янгын, башка хезмәтләр белән эшләү – 12 тапкыр. Республикада 10 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда - 2 янгын, каралтыда - 4 янгын, бакча йортында - 1 янгын.
Сәбәпләре: ут белән саксыз эш итүдән - 4 янгын, җылыту мичнең һәм төтен чыга торган юлның төзек булмау аркасында -2 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта техник кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында - 4 янгын.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 8 тапкыр чыктылар.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга - 3 тапкыр чыктылар.
Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 20 тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча - 1 тапкыр, ДТПга - 1 тапкыр, суда югалган кешене эзләү буенча - 3 тапкыр, башка чакыручылар буенча – 6 тапкыр.
12.06.2016 ел 00.09 Казан шәһәре, Идел буе районы, Иске Победилово авылы, Идел елгасы, СНТ «Ивушка».
МЧС коткаручылары судан, 1966 елгы ир-ат мәетен чыгардылар һәм хокук саклау органнарына тапшырдылар. Фаҗиганең сәбәбе - җиһазландырылмаган урында су коену.
12.06.2016 ел 06.50 Тәтеш районы, Идел елгасы.
“Казанка” көймәсе каплану аркасында ике кеше суда кала. 1968 елгы ир кешене балыкчылар коткара. Икенче ир кеше, 1938 елгы батып үлә. Аның гәүдәсен МЧС коткаручылары чыгара һәм хокук саклау органнарына тапшыра. Фаҗиганең сәбәбе - суда куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.