Тәүлек эчендә Татарстанда 8 янгын чыккан

2016 елның 10 июне, җомга

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 52 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 4 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 20 тапкыр, кыска ялганыштан – 3 янгын, ризыкның көю аркасында - 3 янгын, башка хезмәтләр белән эшләү – 6 тапкыр. Республикада 8 янгын очрагы теркәлгән.  Каралтыда - 3 янгын, транспорт чарада - 1 янгын.

Сәбәпләре: мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 3 янгын, ут белән саксыз эш итүдән - 3 янгын, җылыту мичнең һәм төтен чыга торган юлның төзек булмау аркасында - 1 янгын, ут төртүдән - 1 янгын.

 ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 8 тапкыр чыктылар.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга чыкмадылар.   

Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 5 тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча - 1 тапкыр, коткаруга - 1 тапкыр, башка чакыручылар буенча – 3 тапкыр.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска   

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.    

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International