Бүген ТР буенча Русия ГТХМ Баш идарәсенең киңәшмәләр залында ТР ГО эшләре һәм ГТХ министры Рафис Хәбибуллин катнашуы белән ВДПО ның Татарстан республика бүлекчәсе советы утырышы узды. Утырыш Русия ГТХМ системасында Янгын сүндерү елына үткәрелгән.
ТР буенча Русия ГТХМ Баш идарәсе һәм ТР ГТХМ җитәкчелеге белән бергә кешеләрнең һәм территорияләрнең янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча узара эшләү турында фикер уртаклашыр өчен һәм янгыннарны һәм аларда кешеләрнең үлүен кисәтүгә юнәлгән профилактик эшнең планын эшкәртер өчен Татарстан Республикасы ТРО ВДПО ның район һәм шәһәре бүлекчәләренең рәисләре Казанга килеп форумда җыелдылар. Утырышта эш мәсьәләләреннән башка яшьләр гамәли янгын сүндерү спортын үстерү, ирекле янгын сүндерү бүлекләрен асрау, шулай да күп балалы фәкыйрь гаиләләрнең йортларында һәм фатирларында автономияле янгын белдерүчеләрне түләүсез нигездә кую турында сораулар күтәрелгән иде.