Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 65 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 3 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 21 тапкыр, кыска ялганыштан – 2 янгын, башка хезмәтләр белән эшләү – 17 тапкыр, башка чакырулар буенча - 1 тапкыр. Республикада 6 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда - 3 янгын, каралтыда - 2 янгын, транспорт чарада - 1 янгын.
Сәбәпләре: электр җиһазны кулланган вакытта техник кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында - 1 янгын, көнкүреш электр җиһазны кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында - 1 янгын, мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, ут белән саксыз эш итүдән - 1 янгын, электр җиһазны монтажлаганда кагыйдәләрне дөрес үтәмәү аркасында - 1 янгын, ут төртүдән - 1 янгын.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 15 тапкыр чыктылар.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга чыкмадылар.
Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 9 тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча - 2 тапкыр, янгынга - 1 тапкыр, ДТПга - 1 тапкыр, башка чакыручылар буенча – 5 тапкыр.
08.06.2016 ел 21.03 Лаеш МР, Габишев авылы, Казан урамы, 3 нче йорт.
Ике кеше газ белән агуланып һәлак була. Фаҗиганең сәбәбе - җылыту җиһазын кулланган вакытта куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.