Чистай районында югалганнарны табу буенча ГИМС көчләре белән эзләү чаралары дәвам итәләр

2016 елның 8 июне, чәршәмбе

2016 елның 9 нчы маенда Чистай районында Кама елгасында ике югалган яшь егетләрне эзләү ТР буенча Русия ГТХМ ГИМС Үзәге көчләре белән дәвам ителә. Хәзергә эзләүләр 5 караб, 14 дәүләт инспекторы катнаштырылып патруль экипажлары белән үткәрелә. 6 карабта штатта булмаган 6 ГИМС инспекторы тартылган. Эзләү эшләренең киңлеге, яр буе кушылып, караб йөреше буенча Кама елгасы суының 1 400 км алып 1 511 км кадәрь зонаны каплый (Чистай, Лаеш һәм Кама Тамагы районнары).

Югарыда әйтелгән көчләрдән башка, ТР буенча ЭЭМ юнәлеше буенча башланган эзләү эше нигезендә чаралар үткәрелә. Үз эшен суда башкара торган оешмалар, караблар йөри торган компанияләр, балык кәсебе оешмалары белдерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International