3 нче июньдә 00 сәгать 03 минутта Яр Чаллы шәһәре 3 нче Шәһәр поликлиникасының бер кабинетында яну турында хәбәр килде. Янгын сүндерү бүлекләре килүгә икенче катта тәрәзә кысасы яна иде. Янгынның алдан чамаланган сәбәбе – түбә ябу эшләрен башкарган вакытта ут белән эшләгәндә янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәү. Автоматик янгын белдерүчесе куелганга һәм төзек булганга күрә януны вакытында күреп янгынның материаль зыянын киметеп булды.