Янгын куркынычсызлык буенча күңелле стартлар

2016 елның 7 июне, сишәмбе

Янгын сүндерү хезмәте елы нигезендә Татарстан Республикасы янгынга каршы хезмәте Апас отряды Олы Тархан авылының аерым пост эшчеләре Тәтеш муниципаль районының Олы Тархан урта гомумбелем бирү мәктәбенең балалары өчен мәктәп лагерында “Янгын сүндерү хезмәтенең күңелле стартлары” спорт чарасын үткәрделәр.

Балалар кызыксынып янгын сүндерү эстафетасында катнаштылар. Алар ярышлар вакытында янгын сүндерүченең хәрби киемен киюдә, шулай да мөмкин янгын килеп чыкканда дөрес һәм имин гамәлләрне башкаруда яхшылап остарып киткән. Ярашларны нәтиҗәләгәндә җиңүчеләр билгеләнде һәм бүләкләр бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International