Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 61 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 4 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 25 тапкыр, кыска ялганыштан – 3 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 2 янгын, башка хезмәтләр белән эшләү – 7 тапкыр, башка чакырулар буенча - 1 тапкыр. Республикада 9 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда - 5 янгын, каралтыда - 2 янгын, бакча йортында - 1 янгын.
Сәбәпләре: электр җиһазны монтажлаганда кагыйдәләрне дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, ут белән саксыз эш итүдән – 2 янгын, мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында - 1 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта техник кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында - 3 янгын, яшеннән – 2 янгын.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 10 тапкыр чыктылар.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга – 1 тапкыр чыктылар.
Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 8 тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча - 2 тапкыр, ДТПга – 2 тапкыр, төрекөмешне җыю буенча - 2 тапкыр, башка чакыручылар буенча – 2 тапкыр.
06.06.2016 ел 15.53 Яр Чаллы шәһәре, Яңа шәһәр, Чулман проспекты, 102 нче йорт.
Биш катлы панель торак йортның икенче каттагы дүрт бүлмәле фатирда ут чыга. 20 кв.м.мәйданында җиһаз яна. Янгын нәтиҗәсендә, 1979 елгы ир-ат зарар күрә. Төрле тән җәрәхәтләре белән хастаханәгә озатыла. Янгынның сәбәбе - ут белән саксыз эш итү.
07.06.2016 ел 02.39 Буа МР, Бикмураз авылы, Озерная урамы, 31 нче йорт.
Бер катлы кирпеч торак йортта ут чыга. 30 кв.м. мәйданында түбә һәм веранда яна. Янгын нәтиҗәсендә, 1970 елгы хатын-кыз зарар күрә. Янгынның сәбәбе - электр җиһазны монтажлаганда кагыйдәләрне дөрес үтәмәү.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.