Тәүлек эчендә Татарстанда 6 янгын чыккан

2016 елның 6 июне, дүшәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 57 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 14 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 25 тапкыр, кыска ялганыштан – 1 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 6 янгын, башка хезмәтләр белән эшләү – 3 тапкыр.  Республикада 6 янгын очрагы теркәлгән. Торак сеторда - 2 янгын, каралтыда - 1 янгын, бакча йортында - 1 янгын, транспорт чарада - 1 янгын, печәнлектә - 1 янгын.

Сәбәпләре: электр җиһазның төзек булмау аркасында - 1 янгын, электр җиһазны монтажлаганда кагыйдәләрне дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән – 1 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта техник кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында - 1 янгын, балалар шуклыгы аркасында - 1 янгын, мичнең һәм төтен чыга торган юлның төзек булмау аркасында – 1 янгын.  

 ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 2 тапкыр чыктылар.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга – 1 тапкыр чыктылар.   

Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 10 тапкыр чыктылар. Батып үлгән кешене эзләү буенча – 1 тапкыр, ишекләрне ачу буенча - 1 тапкыр, ДТПга – 3 тапкыр, төрекөмешне җыю буенча - 1 тапкыр, башка чакыручылар буенча –4 тапкыр.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска   

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.    

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International