Тәүлек эчендә Татарстанда 6 янгын чыккан

2016 елның 2 июне, пәнҗешәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 73 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 19 тапкыр, коры үлләне сүндерергә – 1 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 36 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 2 янгын, башка хезмәтләр белән эшләү – 7 тапкыр.  Республикада 6 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 1 янгын, каралтыда – 2 янгын, бакча йортында – 1 янгын, транспорт чарада – 1 янгын.

Сәбәпләре: электр җиһазны монтажлаганда кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын, ут белән саксыз эш итүдән – 2 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында  – 1 янгын, 1 очракның сәбәбе ачыклана.

 ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 2 тапкыр чыктылар.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга – 2 тапкыр чыктылар.   

Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 8 тапкыр чыктылар. Югалган кешене эзләү буенча – 1 тапкыр, ишекләрне ачу буенча – 1 тапкыр, ДТПга – 1 тапкыр, төрекөмешне җыю буенча – 1 тапкыр, башка чакыручылар буенча – 4 тапкыр.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска   

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.    

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International