Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 102 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 17 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 49 тапкыр, кыска ялганыштан – 3 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 5 янгын, башка хезмәтләр белән эшләү – 11 тапкыр. Республикада 8 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 3 янгын, каралтыда – 2 янгын, транспорт чарада – 1 янгын. 1 кеше зарар күргән.
Сәбәпләре: ут белән саксыз эш итүдән – 3 янгын, мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, электр җиһазны монтажлаганда кагыйдәләрне дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын, электр җиһазны эзерләү һәм конструкцияләү кимчелеге аркасында – 1 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта техник кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 8 тапкыр чыктылар.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга – 3 тапкыр чыктылар.
Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 14 тапкыр чыктылар. Башка чакырулар буенча – 6 тапкыр, югалган кешене эзләү буенча – 4 тапкыр, ишекләрне ачу буенча – 4 тапкыр.
26.05.2016 ел 08.42 Бөгелмә МР, Спасс авылы, Спасс урамы, 41 нче йорт.
Бер катлы бүрәнәле торак йортта ут чыга. Мәйданы 50 кв.м. Янгын нәтиҗәсендә, 1942 елгы хатын – кыз зарар күрә. Янгынның сәбәбе – электр җиһазны монтажлаганда кагыйдәләрне дөрес үтәмәү.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.