Казан шәһәре Авиатөзелеш районының урман эчендә урнашкан “Спутник” спорт савыктыргыч лагеры дүләт янгын күзәтү (ГПН) инспекторларының чираттагы планлы тикшерүен үткән. ГПН хезмәткәрләренең миссиясе – беренче балалар сменасы килгәнче балалар лагерында булган ялгышларны җентекләп табырга. Лагер җитәкчелегенең бурычы – сезон башланганчы табылган кичелекләрне төзәтергә.
Татарстанда җәйге ялга барлыгы тәүлек буена урнаштыра торган 113 стационар балалар савыктыргыч лагеры балаларны кабул итәргә әзер. Әлегә ГПН хезмәткәрләре республикада 102 лагерны тикшергән.