Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 71 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 7 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 25 тапкыр, кыска ялганыштан – 4 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 3 янгын, башка хезмәтләр белән эшләү – 7 тапкыр. Республикада 10 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 7 янгын, каралтыда – 1 янгын, бакча йортлары - 2 янгын.
Сәбәпләре: ут белән саксыз эш итүдән – 3 янгын, мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, электр җиһазны монтажлаганда кагыйдәләрне дөрес үтәмәү аркасында – 3 янгын, көнкүреш электр җиһазны кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында - 1 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта техник кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, 1 очракның сәбәбе ачыклана.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 14 тапкыр чыктылар.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга – 2 тапкыр чыктылар.
Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 9 тапкыр чыктылар. Башка чакырулар буенча – 1 тапкыр, төрекөмешне җыю буенча – 1 тапкыр, югалган кешене эзләү буенча – 4 тапкыр, ишекләрне ачу буенча – 1 тапкыр, ДТПга – 2 тапкыр.
24.05.2016 ел 17.09 Әлмәт шәһәре, Ренаа Галиев урамы, 25 нче йорт.
Ут катлы панель торак йортның икенче каттагы ике бүлмәле фатирда ут чыга. Мәйданы 1 кв.м. Янгын нәтиҗәсендә, 1986 елгы ир-ат зарар күрә. Янгынның сәбәбе – ризыкны эзерләгән вакытта ут белән саксыз эш итү.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.