ТР Түбән Кама муниципаль районы буенча күзәтү эшләре бүлеге ТРО ВДПО ның Түбән Кама бүлеге белән бергә Түбән Кама шәһәре һәм Түбән Кама районы мәктәпләренең сигезенче сыйныф укучылары арасында яшь янгын сүндерүче төркемнәренең 30 елдан артык ел саен үткәрелә торган ярышлары үткәрелде. Ярышларда 37 төркем составында 225 бала катнашкан. 1 нче урынны Советлар Союзы Герое Гани Сәфиуллин ис. Идел буе федераль округының Татарстан кадетлар корпусы алган. 2 нче урынны Кама Аланы авылы 2 нче урта гомумбелем мәктәбе алган. 35 нче лицей 3 нче урынны алган.