Тәүлек эчендә Татарстанда 14 янгын чыккан

2016 елның 18 мае, чәршәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 96 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 11 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 46 тапкыр, кыска ялганыштан – 1 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 4 янгын, башка хезмәтләр белән эшләү – 12 тапкыр. Республикада 14 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 7 янгын, каралтыда – 5 янгын, транспорт чарада – 1 янгын, бакча йортлары  - 1 янгын.  1 кеше зарар күргән, 4 кеше коткарылган.   

Сәбәпләре: ут белән саксыз эш итүдән – 1 янгын, көнкүреш электр җиһазны кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында  - 1 янгын, электр җиһазны монтажлаганда кагыйдәләрне дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта техник кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында   - 2 янгын, мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында  - 2 янгын, сүндерелмәгән тәмәкетөпчегеннән – 4 янгын, ут төртүдән – 2 янгын, балалар шуклыгы аркасында – 1 янгын.

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 8 тапкыр чыктылар. 1 кеше коткарылган.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга – 4 тапкыр чыктылар.   

Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 8 тапкыр чыктылар. Башка чакырулар буенча – 5 тапкыр, югалган кешене эзләү буенча – 1 тапкыр, батып үлгән кешене эзләү буенча – 1 тапкыр,  төрекөмешне җыю буенча – 1 тапкыр.

17.05.2016 ел  08.41  Әгерҗе МР, Тукай авылы, Тукаһ урамы, 40 йорт.

Бүрәнәле мунчада һәм каралтыда ут чыга. Мәйданы 120 кв.м. Янгын нәтиҗәсендә, 1980 елгы ир-ат зарар күрә. Янгынның сәбәбе – ут белән саксыз эш итү.

17.05.2016 ел 12.50 Яр Чаллы шәһәре, Гидростроитель урамы, 15 нче йорт.

Биш катлы панель торак йортның икенче каттагы ике бүлмәле фатирда ут чыга. Мәйданы 0,5 кв.м. Янгын сүндерүчеләр, 1963 елгы ир-атны һәм 1964 елгы хатын-кызны коткаралар. Янгынның сәбәбе – сүндерлмәгән тәмәке төпчеге.  

 17.05.2016 ел 19.10 Яшел Үзән МР, Васильево шәһәр тибындагы поселок, Ленин урамы, 53 нче йорт.

Ике катлы кирпеч торак йортның беренче каттагы бер бүлмәле фатирда ут чыга. Мәйданы 4 кв.м. Янгын сүндерүчеләр махсус коткару җиһазы белән, 1969 елгы хатын – кызны коткара. Янгынның сәбәбе – сүндерелмәгән тәмәке төпчеге.  

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска   

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.    

                                         

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International