КЧС һәм ПБ карары һәм туганнарның соравы буенча 9 май көнне Чистай районының Кама елгасында батып үлгән дүрт кешенең эзләү эшләре 17 май көнне яңартылды.
Исегезгә төшерәбез, төнлә 9 май көнне Чистай районының Кубассы торак пункт тирәсендә Кама елгасында көймә әйләнде, көймәдә биш кеше булган (өч егет һәм ике кыз). Бер кыз исән кала, аны балыкчылар коткара. Калган дүрт кешене 12 майга кадәр эзләделәр. 13 май көнне КЧС һәм ПБ карары буенча эзләү эшләре туктатылды.
РФ ГТХМ ТР буенча кече күләмле суднолар дәүләр инспекция үзәгенең җитәкчесе әйтүенчә, хәзер эзләү эшендә 62 кеше җәлеп ителде, шулар арасында ГТХМ хезмәткәрләре, волонтерлар, Кубассы торак пункт торучылары, туганнар, шулай ук 12 берәмлек техника, 15 плавсредств. ТР буенча МВД вертолеты да эзләү эшендә катнашачак.
Гыйләҗева Йолдыз