Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 60 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 18 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 18 тапкыр, кыска ялганыштан – 1 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 2 янгын, башка хезмәтләр белән эшләү – 8 тапкыр. Республикада 10 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 5 янгын, каралтыда – 3 янгын, бакча йортлары - 1 янгын. 1 кеше зарар күргән, 2 кеше һәлак булган.
Сәбәпләре: ут белән саксыз эш итүдән – 4 янгын, көнкүреш электр җиһазны кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында - 1 янгын, җылыту мичнең һәм төтен чыга торган юлның төзек булмау аркасында – 1 янгын, электр җиһазны монтажлаганда кагыйдәләрне дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта техник кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында - 3 янгын,.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 3 тапкыр чыктылар.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга – 3 тапкыр чыктылар.
Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 5 тапкыр чыктылар. Башка чакырулар буенча – 3 тапкыр, югалган кешене эзләү буенча – 1 тапкыр, төрекөмешне җыю буенча – 1 тапкыр.
16.05.2016 ел 08.30 Биектау МР, СНТ «Фиалка», №172,173 участогы
Бакча йортында ут чыга. Мәйданы 36 кв.м. Янгын нәтиҗәсендә, 1967 елгы ир-ат зарар күрә. Янгынның сәбәбе - көнкүреш электр җиһазны кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү
16.05.2016 ел 09.08 Буа МР, Исаково авылы, Советлар урамы, 11 нче йорт.
Бер катлы бүрәнәле торак йортта һәм каралтыда ут чыга. Мәйданы 114 кв.м. Янгын нәтиҗәсендә ике кеше һәлак була, 1928 елгы хатын-кыз һәм 1957 елгы ир-ат. Фаҗиганең сәбәбе – ут белән саксыз эш итү.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.