Дүрт ай эчендә янгында 5 бала һәлак булды, 2 бала җәрәхәтләнде. Балалар шуклыгы аркасында 3 янгын чыкты.
14 нче май көнне 09 сәг.15 минутта ГЛОНАСС+112 системасы буенча янгын турында хәбәр килә, түбәндәге адрес буенча: Минзәлә шәһәре, Тукай урамы, 62 нче йорт, 22 нче фатир.
Беренче янгын расчетлары килгәч йортның икенче каттагы балкон ут эчендә була. Янгын сүндерүчеләрне күршеләр каршы ала, алар фатирда кеше булырга мөмкин, дип хәбәр итә. Тикшерү барышында, янгын чыккан вакытта, фатирда, 1949 елгы хатын-кыз (1 группа инвалид), һәм 2014 елгы малай була. Әби, кызы эштә булган вакытта оныгы белән утыра торган була. Янгын нәтиҗәсендә алар исле газ белән агулана һәм сулыш юлларын пешерә. Баланы аңсыз килеш Минзәләнең хастаханәсенә озаттылар. Соңыннан ачыкланганча, зарар күргән малай берничә тапкыр шырпы белән уйнаган. Янгынның сәбәбе – бала шуклыгы.
Йолдыз Гыйләҗева