Ярышларда Бөгелмә МР белем бирү учрежденияләрдән 10 команда катнашты. Янгын – гамәли спорт ярышлары 64 нче янгын – коткрау сагының укыту манеженда үтте. Ярышларның төп максаты - янгын – гамәли спортны популярлаштыру һәм үстерү. Спорт ярышларның нәтиҗәләре буенча беренче урынны СОШ№6 командасы алды, икенче урынны СОШ№16 командасы яулады. Өченче урынны мәктәп – интернат кадетлары алды. Барлык җиңүчеләргә грамоталар һәм призлар бирделәр.
Йолдыз Гыйләҗева