Тәүлек эчендә Татарстанда 10 янгын чыккан

2016 елның 16 мае, дүшәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 78 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 13 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 40 тапкыр, кыска ялганыштан – 2 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 3 янгын, башка хезмәтләр белән эшләү – 6 тапкыр. Республикада 10 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 8 янгын, бакча йортлары  - 1 янгын.  1 кеше зарар күргән.  

Сәбәпләре: мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында  - 5 янгын, ут белән саксыз эш итүдән – 4 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында  - 1 янгын.   

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 3 тапкыр чыктылар.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга – 2 тапкыр чыктылар.   

Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 6 тапкыр чыктылар. Башка чакырулар буенча – 4 тапкыр, ишекләрне ачу буенча – 2 тапкыр.

15.05.2016 ел 12.01 Бөгелмә шәһәре, Красногвардейская урамы, 12 нче йорт.

Бүрәнәле мунчада ут чыга. Мәйданы 10 кв.м. Янгын нәтиҗәсендә, 1934 елгы ир-ат зарар күрә. Янгынның сәбәбе – ут белән саксыз эш итү.  

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска   

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.    

                                         

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International