Игътибар! Республиканың сулыкларында фаҗигале очраклар ешайды

2016 елның 12 мае, пәнҗешәмбе

80 кеше һәм 30га якын берәмлек техника Кама елгасында батып үлгән 4 кешене, өч ир-атны һәм бер хатын- кызны эзлиләр. 9 май көнне алар көймәдә Кама елгасы буенча йөрделәр. Барлыгы көймәдә 5 кеше булган, бер кыз бүрәнәгә тотынып, 7 сәгать суда торып исән кала.  Фаҗига турындагы хәбәр 12 сәг.30 минутта килә. Ике балыкчы суда торган, 1990 елгы хатын – кызны коткара.  Әлеге кыз хәбәр иткәнчә, ул дуслары белән Кама елгасы буенча  “Прогресс 2 М”көймәдә йөрергә чыккан. Якынча ике сәгатьтән соң,  көймә, йөзеп барган бүрәнәгә эләгә, әйләнә. Калган дүрт кеше язмышы турында ул белми.  

Мондый фаҗигане булдырмас өчен, кече күләмле суднолар коткару җиһазлары белән тәэмин ителергә тиеш. Коткару жилеты, коткару арканы. Элемтә төзек булырга тиеш,  – дип әйтте Россия ГТХМ кече күләмле суднолар дәүләт инспекциясе су объектларында куркынычсызлыкны тәэмин итү  җитәкчесе Юрий Венедиктов.

Барлыгы ел башыннан Республика сулыкларында 22 фаҗигале очрак төркәлде, 10 кеше һәлак булды, шулар арасында 1 бала, 21 кеше коткарылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International