Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 96 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 13 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 53 тапкыр, кыска ялганыштан – 3 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 2 янгын, башка хезмәтләр белән эшләү – 9 тапкыр. Республикада 9 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 4 янгын, каралтыда - 4 янгын, транспорт чарада – 1 янгын.
Сәбәпләре: ут белән саксыз эш итүдән – 5 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, электр җиһазны монтажлаганда кагыйдәләрне дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, электр челтәрне кулланган вакытта техник кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, эретеп – ябыштыру эшләрен алып барган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын,
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 7 тапкыр чыктылар.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга – 3 тапкыр чыктылар.
Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 14 тапкыр чыктылар. Башка чакырулар буенча – 5 тапкыр, ишекләрне ачу буенча – 5 тапкыр, эзләү эшләренә – 2 тапкыр, төрекөмешне җыю буенча – 1 тапкыр, ДТПга – 1 тапкыр.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.