“Үлемсез полк” яши. Әлеге акция Бөек Ватан сугышына багышланды. 9 май көнне Казанда “Үлемсез полк” Бөтенроссия акциясе узды. Бу изге эштә, традицияне бозмыйча “Үлемсез полк” составында ГТХМ хезмәткәрләре дә үтте. “Үлемсез полк” елдан – ел киңәя, һәр сүрәт – аерым бер кеше язмышы, һәр гаиләдә Бөек Ватан сугышы солдатлары турында хәтер саклаучы гражданлык инициативасы. Бу безнең бурычыбыз.