Ирек мәйданында Казан гарнизонының хәрби бүлекләре, полиция, эчке гаскәрләрнең бүлекләре, УФСИН, Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе һәм ТР ГТХМ хезмәткәрләре, кадетлар, югары белем бирү йортларының хәрби кафедра студентлары, Афганистан сугышчылары һәм башка җирле сугышларда һәм низагларда катнашучылар колонналарга тезелде. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт Советы һәм Хөкүмәте исеменнән, үзеннән чын күңелдән сугыш ветераннарын, тыл хезмәткәрләрен, Казан гарнизоны хәрби хезмәткәрләрен Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 71 еллык белән тәбрикләде.