ГТХМ хезмәткәрләре Бөгелмәдә янгын сүндерүчегә, Советлар Союзы Герое, Газинур Гафиәтуллиның һәйкәленә чәчәкләр куйдылар

2016 елның 9 мае, дүшәмбе

Бүген  Бөгелмәдә Советлар Союзы Герое, Газинур Гафиәтуллиның һәйкәленә чәчәкләр куйдылар.  Сугыш елларында ул дошман пулеметын гәүдәсе белән каплап, иптәшләренең гомерләрен саклап кала. 2015 елда ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе, ТР ГТХМ һәм бүлекчәләрнең хезмәткәрләре Советлар Союзы геройларына һәйкәлләрне саклауга өлешләрен кертте. Идарәчелекнең күп меңле коллективы Газинур Гафиәтуллин һәйкәлен ремонтлар өчен акча җыйдылар һәм Бөек Җиңүгә 70 ел юбилее алдыннан шәһәргә яңартылган стеланы бүләк иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International