9 май көнне “Казан” халыкара аэропортыннан Чита шәһәренә Россия ГТХМ Ил-76 самолеты очып китте. Самолетның бортында ФБУ “Авиаурман сагы” янгын хезмәтенең парашют-десант групировкасы, 100 якын кеше. Әлеге группировка махсус урман янгыннарын сүндерү өчен өйрәтелгән. Алар үзләре белән барлык экипировкалар һәм урман янгын сүндерү өчен җиһазлар алдылар.