ГИМС бәйрәм көннәрендә караб йөртүчеләрне бик игътибар һәм сак булырга чакыра

2016 елның 7 мае, шимбә

Ял көннәрендә Татарстанның елгаларында һәм сулыкларында көймәләр кисәк күбәеп китә. Төп бозулар – техник тикшерүсез, регистрациясез, караб йөртүче таныклыгы булмыйча, коткару чаралары (боҗралар һәм жилетлар) яисә борт утлары булмыйча суга чыгу, көймәне артык төяү, елга порты яисә пляж суына керү. Ләкин иң начар бозу – ул исерек килеш кече көймәне йөртү. Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең Кече көймәләр буенча дәүләт инспекциясенең патруль группалары көннәр буе рейдлар үткәрә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International