Россия Янгын сүндерүчеләр көне уңаеннан янгын сүндерү сагында балалар өчен ачык ишек көннәре үтте. Экскурсия вакытында укучыларга янгын сүндерү хезмәте турында сөйләделәр, тагын бер тапкыр янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерделәр. Шулай ук, балаларга янгын сүндерү техникасын күрсәттеләр, һәрбер предметның нәрсәгә кирәк икәнлеген аңлаттылар. Балалар янгын сүндерү машинасына утырып, янгын сүндерүчеләрнең хәрби киемен киеп карадылар. Экскурсия азагында балаларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләре буенча белешмәләр тараттылар