Фабрика хезмәткәрләре әйтүенчә, янгын чыккан вакытта, цехта өч кеше булган. 06 сәг. 30 минутта күрше цехта алар янгын чыкканың күрәләр. Утны башта үзләре сүндереп карыйлар, ләкин булып чыкмый, ул вакытта янгын тарала гына башлый һәм алар янгын сүндерү хезмәтенә хәбәр итәләр. Тикшерү барышында шунысы ачыкланды, әлеге объекта хәбәр итү системасы һәм янгын сүндерү сигнализациясе булмый. Янгынның сәбәбе хәзерге вакытта ачыклана.