Авиатөзелеш районының күзәтүчелек инспекторлары “Энергетик” коммерцияле булмаган бакчачылар шикрәтендә профилактик рейд уздырды. Аның максаты – “янгынга каршы махсус режим” вакытында янгын иминлеге кагыйдәләре буенча бозуларны табу һәм аларны төзәтергә мәҗбүр итү. 5 майда республика территориясендә янгынга каршы махсус режим кертелде. Янгынга каршы махсус режим кертелгән чорда гражданнардан 2 мең сумнан башлап 4 мең сумга кадәр, вазыйфадагы затлардан 15 мең сумнан 30 мең сумга кадәр, юридик затлардан 400 мең сумнан 500 мең сумга кадәр штраф түләтелә. Бу гадәти чордагы штрафлардан ике мәртәбә күбрәк.
Профилактик рейд барышында инспекторлар әңгәмә, инструтаж уздырдылар, бакчачыларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерделәр.
Бакча сезоны әле башлана гына, ләкин махсус рейдларны уздырган вакытта янгын дәүләт инспектор надзоры янгын куркынычсызлык кагыйдәләрнең тупаслыкларын таба. Бакча хуҗалык бусагасын атлаган вакытта гына инсекторлар ялкынны күреп ала. Хуҗа кеше шул рәвешле җыелган чуп-чардан котылырга тырышкан. Бу исә, янгын куркынычсызлык кагыйдәсенең иң тупас хатасы, чөнки бакчачыларга бакча участокларында ялкыннарны кабызу катгый рәвештә рөхсәт ителми. Бөтен чуп-чарны алар махсус контейнерларга ташларга тиеш. Кагыйдәләрне бозучыларга штраф салына.
Бәла-казаларны булдырмау, табигый байлыкларыбызны саклау, нигездә, үзебездән тора. Игътибарлылык, куркынычсызлык чаралары – беренче чиратта үтәлергә тиешле шартлар.