Ташкын хәленең контроле Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең 28 гидропостыннан башкарыла.
Куйбышев сусаклагычында Югары Ослан торак пункты янында су дәрәҗәсе 53,94 м (+1 см), югары критик дәрәҗә билгесе 54,24 м.
Түбән Кама сусаклагычында Яр Чаллы шәһәре янында су дәрәҗәсе 63,70 м (-4 см), югары критик дәрәҗә билгесе 65,90 м (2,20 м). Түбән Кама ГЭС та түбән бьефның дәрәҗәсе 58,58 м (+12 см), югары критик дәрәҗә билгесе 60 м (1,42 м).
Алабуга шәһәренең су дәрәҗәсе 58,27 м. (+9 см), югары критик дәрәҗә билгесе 59.33м. (1,06)
Түбән Кама МР Кызыл Ачкыч торак пунктның су дәрәҗәсе 57.00 м. (+5 см), югары критик дәрәҗә билгесе 60 м.
Кукмара районы Лубяны авылы Вятка елгасының су дәрәҗәсе 7,93 м (-2 см), югары критик дәрәҗә билгесе 7,5 м. (0,47 м.)
Мамадыш районының Иске Закамия һәм Яңа Закамия авыллары Кама елгасының су дәрәҗәсе 56,59 м (0 см), югары критик дәрәҗә билгесе 59 м. (0,59 м.)
Алабуга районының Алабуга шәһәре Тойма елгасының су дәрәҗәсе 58,58 м (+2 см), югары критик дәрәҗә билгесе 59,33 м. (0,75 м.)
Россия Гадәттән тыш хәлләр минстрлыгы ТР буенча баш идарәсе Куйбышев һәм Түбән Кама сусаклагычының бассеинда Кама һәм Идел елгалары буенда торучы халыкка милекне саклап калу һәм су басуга әзер булырга киңәш итә
Куркынычсызлык кагыйдәләрен истә тотыгыз:
- кече судноларда суга чыккан вакытта уяу булыгыз;
- утрауларга чыгуын кичектереп торыгыз;
- утрауларда һәм яр буендагы зонада озын яллардан сакланыгыз;
- утрауларда һәм яр буендагы зонада кунача калмагыз;
- куркыныч урыннарда палатка лагерен ясамагыз;
- балаларны караучысыз калдырмагыз.
112 - бердәм коткару номеры