Май бәйрәмнәрендә Яшел Үзәннең урманчылыгы, полиция һәм 8 нче отрядының федераль янгынга каршы сагының хезмәткәрләре бакчачылар ширкәтендә һәм урман массивында рейд уздырдылар.
Беренче көнне рейд барышында тикшерүчеләр профилактикага игътибар иттеләр - әңгәмә, инструтаж уздырдылар, ял итүчеләргә янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерделәр. Икенче көнне профилактик әңгәмә белән генә чикләнмәделәр, бозучыларны административ җәзага тарттылар. Мисал итеп: ял итүче бер компания урман эчендә ике учак яндырып җибәргән булган. Икенче пар учакта уха пешергә җыенган булган. Урманнарда учак ягу катгый тыела дигән хәбәрне алар хәтта белмәгәннәр дә.
Шуны билгеләп үтәргә кирәк, 5 майда республика территориясендә янгынга каршы махсус режим кертелде. Янгынга каршы махсус режим кертелгән чорда гражданнардан 2 мең сумнан башлап 4 мең сумга кадәр, вазыйфадагы затлардан 15 мең сумнан 30 мең сумга кадәр, юридик затлардан 400 мең сумнан 500 мең сумга кадәр штраф түләтелә. Бу гадәти чордагы штрафлардан ике мәртәбә күбрәк.
Бәла-казаларны булдырмау, табигый байлыкларыбызны саклау, нигездә, үзебездән тора. Игътибарлылык, куркынычсызлык чаралары – беренче чиратта үтәлергә тиешле шартлар.