Тәүлек эчендә Татарстанда 4 янгын чыккан

2016 елның 24 апреле, якшәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 59 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 1 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 24 тапкыр, кыска ялганыштан – 2 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 2 янгын, башка хезмәтләр белән эшләү – 17 тапкыр, башка чакырулар буенча – 1 тапкыр. Республикада 4 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 2 янгын.

Сәбәпләре: ут белән саксыз эш итүдән – 2 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта техник кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, җылыту мичнең һәм төтен чыга торган юлның төзек булмау аркасында – 1 янгын.

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 8 тапкыр чыктылар.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга – 1 тапкыр чыктылар.   

Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 15 тапкыр чыктылар. Башка чакырулар буенча – 6 тапкыр, ишекләрне ачу буенча – 4 тапкыр,  югалган кешене эзләү буенча – 3 тапкыр, ДТПга – 1 тапкыр.

23.04.2016 ел 17.26 Аксубай шәһәр тибындагы поселок, Ким урамы, 31 нче йорт.

Торак йортта аш бүлмәсендә ут чыга. Мәйданы 1,5 кв.м. Янгын нәтиҗәсендә ир кешеләр, 1975 елгы һәм 1974 елгы зарар күрделәр. Янгынның сәбәбе – ут белән саксыз эш итү.

24.04.2016 ел 00.21  Азнакай районы, Манауз авылы,  Үзәк урамы, 54 нче йорт.

Бакча йортның түбәсендә ут чыга. Мәйданы, 48 кв.м.  Янгынны сүндергән вакытта янгын сүндерүчеләр, 1991 елгы ир-ат мәетен табалар. Фаҗиганең сәбәбе – электр җиһазны кулланган вакытта техник кагыйдәләрен дөрес үтәмәү.     

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска   

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.    

                                         

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International