Тәүлек эчендә Татарстанда 5 янгын чыккан

2016 елның 22 апреле, җомга

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 62 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 3 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 26 тапкыр, кыска ялганыштан – 2 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 1 янгын, башка хезмәтләр белән эшләү – 16 тапкыр. Республикада 5 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 2 янгын, бакча йортында – 1  янгын, печәнлектә – 1 янгын.

Сәбәпләре: транспорт чараның механизмы төзек булмау аркасында – 1 янгын, электр җиһазны монтажлаганда кагыйдәләрне дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын, ут төртүдән – 1 янгын, 1 очракның сәбәбе ачыклана.  

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 9 тапкыр чыктылар.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга – 2 тапкыр чыктылар.   

Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 16 тапкыр чыктылар. Башка чакырулар буенча – 8 тапкыр, төрекөмешне җыю буенча – 1 тапкыр,  югалган кешене эзләү буенча –2 тапкыр,  ДТПга – 4 тапкыр.

21.04.2016 ел 08.25-18.00 Марий Эл республикасы, судно барышы, Идел елгасы, Илет тамагы Степанкино авылына кадәр. 

2 нче зональ-коткару отрядының коткаручылары(Казан шәһәре) Волжск шәһәренең коткаручылары белән бергә 16.04.2016 ел батып үлгән ике кешене эзләделәр. Ачыкланганча, ир кешеләр елгага көймә белән бардылар. 4 кв.км. тикшерелде. Эзләү эшләре нәтиҗәләр бирмәде.   

21.04.2016 ел  07.30-18.00, Спасс МР,  Измери торак пункты, Актай елгасы.

3 нче зональ-коткару отрядының коткаручылары(Әлки) 1979 елгы батып үлгән ир –атны эзләделәр. Ир-ат табылмады. № 8-16 от 21.04. 2016 ел  Гадәттән тыш хәлләр комиссиясе карары нигезендә эзләү эшләре туктатылды.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска   

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.    

                                         

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International