Тәүлек эчендә Татарстанда 3 янгын чыккан

2016 елның 21 апреле, пәнҗешәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 51 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 7 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 20 тапкыр, кыска ялганыштан – 1 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 0 янгын, башка хезмәтләр белән эшләү – 14 тапкыр. Республикада 3 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 1 янгын. 1 кеше зарар күргән. 1 кеше коткарылган.

Сәбәпләре: җылыту мичнең һәм төтен чыга торган юлның төзек булмау аркасында – 1 янгын, ут төртүдән – 2 янгын.

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 6 тапкыр чыктылар.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга чыкмадылар.   

Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 9 тапкыр чыктылар. Башка чакырулар буенча – 5 тапкыр, төрекөмешне җыю буенча – 1 тапкыр, югалган кешене эзләү буенча –1 тапкыр, ишекләрне ачу буенча – 2 тапкы.  

20.04.2016 ел  00.33  Спас МР, Болгар шәһәре, Хирург Шеронов урамы, 5 нче йорт

Бер катлы бүрәнәле кулланышта булмаган йортта ут чыга. 1 кв.мәйданында матрас яна. 1980 елгы ир-ат зарар күрә. Янгынның сәбәбе – ут белән саксыз эш итү.

20.04.2016 ел  05.19  Буа МР,  Буа шәһәре, Тимер юл урамы, 126 нчы йорт.

Бер катлы кирпеч торак йортта ут чыга. Мәйданы 20 кв.м. Янгын сүндерүчеләр, 1953 елгы хатын – кызны коткара һәм ашыгыч медицина хезмәткәрләренә тапшыралар. Янгынның сәбәбе – электр җиһазны кулланган вакытта техник кагыйдәләрен дөрес үтәмәү.  

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска   

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.    

                                         

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International