Тәүлек эчендә Татарстанда 9 янгын чыккан

2016 елның 20 апреле, чәршәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 83 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 13 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 34 тапкыр, кыска ялганыштан – 0 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 2 янгын, башка хезмәтләр белән эшләү – 22 тапкыр. Республикада 9 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 3 янгын.

Сәбәпләре: эретеп ябыштыру эшләрен алып барган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, ут белән саксыз эш итүдән – 4 янгын, электр челтәрнең саклау аппаратын кулланган вакытта кагыйдәләрне дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта техник кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын, 1 очракның сәбәбе ачыклана.  

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 2 тапкыр чыктылар.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга – 1 тапкыр чыктылар.    

Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 15 тапкыр чыктылар. Башка чакырулар буенча – 11 тапкыр, эзләү эшенә –1 тапкыр, ишекләрне ачу буенча – 3 тапкыр.

 

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска   

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.    

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International