“Бөтенроссия ирекле янгын сакчылыгы җәмгыяте”нең гомум россия татар бүлегенең хезмәткәрләре булачак янгын сүндерүчеләрне һәм коткаручыларны эзерлиләр

2010 елның 14 августы, шимбә

Янгын сүндерү җиңеннән су белән ату, тиз арада  ут сүндергеч ярдәмендә ялкынны сүндерү һәм җәрәхәтләнүчене коткару боларын барысын да  “Полет” лагерендә ял иткән балалар һәм тирә янындагы лагерендә булган балалар күрделәр һәм  татып карадылар. Мондый спорт ярышларны балалар өчен “Бөтенроссия ирекле янгын сакчылыгы җәмгыяте”нең гомум россия  татар бүлегенең хезмәткәрләре оештырды.

- Ел саен без мондый ярышларны оештырабыз. Мондый профилактик чараларны оештыру,  күптәнән җылы традициягә әверелде, - дип әйтте  “Бөтенроссия ирекле янгын сакчылыгы җәмгыяте”нең гомум россия  татар бүлегенең председателе Вәлиуллин Гәбделһай.- Бүген чарада безнең хезмәткәрләр генә түгел, яшь үсмерләр арасында янгын  сүндерү – коткару спорты буенча беренче дөнья чемпионатына килгән башка регионының хезмәткәрләре дә катнашты. Чараның төп максаты булып балаларга  янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен өйрәтү тора.

Иң башта ярышның катнашучылары янгын сүндерү җиңен тараттылар, су белән тупка аттылар, аннан соң шартлы ялкынны ут сүндергеч белән сүндерделәр. Боларын барысында тиз һәм хатасыз эшләргә кирәк иде. 

Ярышның икенче турында катнашучыларга бер чиләктән икенче чиләккә бер чинаяк ярдәмендә су агызыга кирәк булды. Балалар шуның кадәр уенга кереп киттеләр, суның бер тамчысын да түгәргә тырышмадылар, ләкин үзләре юешләнеп беттеләр. 

- Мин күп чабырга һәм ярышырга  яратам, шуның өчен ярышта катнашырга рәхәтләнеп ризалаштым. Ярышлар мавыктыргыч һәм тәрбияләүче булып чыкты. Мин үзем күтәрелү ярышында катнаштым. Җиңел атлетика белән шөгыльләнсәм дә, вакытка күтәрелү минем өчен кыенрак булды, дип әйтте Диана Әхмәтова “Экран” командасының катнашучы. –Минем барлык дуслар бүген янгын белән ничек көрәшергә, кешеләрне ничек коткарырга өйрәнделәр.

- Мондый чараларны  “Бөтенроссия ирекле янгын сакчылыгы җәмгыяте”нең гомум россия  татар бүлегенең хезмәткәрләре һәр җәй саен  оештыралар. Балалар ярышта катнашырга үз теләкләре белән, җиңү яуларга  баралар. Катнашырга һәм бүләкләр алырга алар бик яраталар, - дип сөйләде “Полет” лагеренең педагогы Мария Федорова. – Минем фикеремчә әлеге чараның максаты берәү – балалар экстремаль шартларда, чыгу юлын табарга тиеш. 

Ярышның нәтиҗәләре буенча беренче урынны “Экран” лагерьнең командасы яулады, икенче урынны “Полет” лагерьнең балалары алды, өченче урынны “Солнечный” лагерьнең командасы алды. Ярышның барлык катнашучылары “Бөтенроссия ирекле янгын сакчылыгы җәмгыяте”нең гомум россия  татар бүлегеннән бүләкләр һәм граммоталар алды.  

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International