2016 елның 11 нче апрельдә 15:30 да Яңа Авыл һәм Шомбыт торак пунктлары арасындагы юл эрегән су белән ашалуы турында хәбәр килде. Район администрациясенең тышкы киңәшмәсе үткәрелде. Анда юлны кичектермәгән рәвештә төзәтү турында карар кабул ителде. 17 сәгать 50 минутта юл бөтенләй төзәтелгән иде. Нәтиҗәләрне бетерер өчен тартылган көчләр һәм чаралар: 12 кеше, 8 берәмлек техника, шул исәптән Русия ГТХМ нан 2 кеше, 1 берәмлек техника.