Русия ГТХМ системасында игълан ителгән Янгын сүндерү хезмәте елы нигезендә Яшел Үзән янгын сүндерүчеләре Геннадий Климин хәтеренә ярышларны үткәрделәр

2016 елның 12 апреле, сишәмбе

Бу кешенең хәтеренә Яшел Үзән янгын сүндерүчеләре ел саен 53 нче янгын сүндерү бүлеге башлыгы Геннадий Климин Кубогына волейбол буенча ярышларны оештыралар. Ярышларга федераль янгынга каршы хезмәт 8 нче отрядының гамәлдәге хезмәткәрләре генә түгел, ә пенсионерлар, янгын сүндерү хезмәтенә күп елларын багышлаганнар һәм Геннадий Климин җитәкчелегендә эшләгәннәр килә. Ахыргы ярышта “Позис”  АҖ саклау буенча 34 нче янгын сүндерү бүлегенең волейболчылары җиңгәннәр. Икенче урын “А.М. Горький ис. Яшел Үзән заводы” ААҖ саклау буенча 52 нче янгын сүндерү бүлегенең төркеменә туры килгән. ПЧ-53 янгын сүндерүчеләре өченче булганнар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International