Ноксада су дәрәҗәсе төште. Су басу зоналарының куркыныч киңәюе көтелми

2016 елның 11 апреле, дүшәмбе

Моның турында бүген Казан Башкарма комитетының Гражданнарны саклау идарәсе башлыгы Фердинанд Тимерханов әйтте. Бер көн элек, ташкын нәтиҗәләре аркасында Нокса елгасында Салмачы һәм Вишнёвка авыллары районында торак йортларны һәм ишегалды территорияләрен су басу турында хәбәр килгән иде. Кичәге көнгә караганда елгада су дәрәҗәсе 40 см кимегән. Өйләргә ташып чыккан су аркасында торучылар коткаручылардан ярдәм сораганнар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International