Ел саен дәүләт янгынга каршы күзәтүчелек идарәсе уку биналарын янгын куркынычсызлыгына тикшерәләр. Гадәттә мәктәпләрдә, интернат – мәктәпләрдә бик зур игътибарны бинага һәм мәйданга бирәләр. Хәзерге вакытта төп проблема булып әлеге дә баягы автоман янгын сигнализациянең, кешеләрне янгын турында хәбәр итә торган система эшләмәгән хәлдә булу тора. Шулай ук, бик күп уку оешмаларында чорма яна торган конструкциянең уттан саклый торган эшкәртү юк. 2010 елда элеге проблеманы чишү өчен “Янгын куркынычсызлык 2009-2011 еллар” республиканың аерым бер максатка билгеләнгән программа кыссаларында республика бюджетыннан 75 млн. сум бирелде. Янгын чыккан очракта һәрбер мәктәптә барлык коткару чаралары булырга тиеш. Эвакуация юллары һәр вакытта эзер килеш тотылырга тиеш. Шуны да исәптә тотарга кирәк эвакуация чыгу юлларының күләме аз булу сәбәпле янгын чыккан очракта, балаларны коткарган вакытта кыенлыклар тудырырга мөмкин. Моны булдырмас өчен һәр уку бинада эвакуация планы булырга тиеш. Агымдагы елда белем бирү ошмаларның җитәкчеләре белән 702 өйрәтү дәресләре үткәрелде, 20934 укытучылар һәм укучылар белән янгын куркынычсызлык чаралар турында инструкция үткәрделәр. Мисал итеп 1 августа 2009 елда Бөгелмә шәһәрендә 7нче гиманзиянең музыка мәктәбендәге янгынны алыйк. Бәхеткә, балалар ул вакытта мәктәптә юк иде. Янгынны әлеге бинаны күзәтеп торучы сакчы күреп ала. Ул янгынны үзе сүндерегә кереште, нәтиҗәдә бите һәм кулы пешеп хастаханәгә озатылды. Күз алдына да китерегә куркыныч әлеге янгын балалар укый торган вакытта чыккан булса. Шуның өчен, белем бирү оешмаларында янгын куркынычсызлыкны тәэмин итү соравы төп булып тора.