Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе дини йола – коенуны – үткәрү буенча 111 объектны исәпкә алган, шул исәптән – коену өчен 11 касә, 78 ачык сулык, 22 чишмә. Кизү өчен 360 ГТХМ хезмәткәре, шул исәптән ТР ЭКХ 65 коткаручысы, 35 ГИМС хезмәткәре, 243 Федераль янгынга каршы хезмәткәре, 17 “ТР Янгын сүндерү хезмәте” ДКУ эшчесе эшләтелгән. Барлыгы 31 берәмлек коткару техникасы тартылачак. Чиркәү йоласында 30 меңгә якын кеше катнашачак.