Янгын сүндерүчеләр Казанда яна торган фатирдан ике баланы коткарган

2015 елның 24 декабре, пәнҗешәмбе

Янгын 21 нче декабрьдә 17 сәгать 32 минутта Казан шәһәре, Меридиан ур., 13 адресы буенча булган. Урынга килүгә янгын сүндерүчеләр 4 нче катның балконыннан аз гына төтен чыгуны күргәннәр. Анда ике бала ярдәм сорап тора иде. Коткаручылар автобаскычны сузып 7 һәм 8 яшьлек балаларны саклап калган. Аларны Балалар район клиник хастаханәсенә “ис газы белән урта дәрәҗәле агулану” диагнозы белән салганнар.

Шуннан соң коткаручылар фатир эченә кергән, анда бүтән беркем дә булмаган. Янгын чыганагы ванна бүлмәсендә табылган. Кер юу машинасы яна иде. Янгынның алдан ачыкланган сәбәбе – электр җиһазның төзелешендә һәм корылышында кимчелек.

http://www.kazan.aif.ru/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International